Май 2011 аеның архивы

Зарланма, солдат хатыны!

Мин бик кыен хәлдә калдым. Азнакайның 89нчы номерлы һөнәри лицеенда икенче елымны эшче профессиясенә укып йөрим. Узган ел кияүгә чыктым. Аннан иремне армиягә озаттым. Ирем Кәлимуллин Фирзәр Зилфирович Пермь крае, ЗАТО Звездныйда в/ч 32755тә хезмәт итә. Ул армиядә чакта балам туды. Барысы да 2010 елда булды һәм мин шуннан бирле михнәт чигеп яшим. Миңа әнием булыша. Ул Тымытык авылыннан көн саен Азнакайга килеп мин укуда чакта баламны карый. Без шул авылда пропискада торабыз, әти-әнием авылда үз йортлары белән яшиләр. Азнакайда вакытлыча бер бүлмә арендалыйм, тик балам да, әнием дә булгач, миңа хуҗа кеше бүлмәне бушатырга куша. Хәзер кая барырга да белмим, армиядәге ирем дә безнең хәлне белеп бик борчыла.

Айгөл НӘФИСОВА.

Азнакай.

Урланган сумка тарихы

Төркемдәшләр белән Бауман урамында җыелыштык. Шулай яз башында күрешеп, шаярышып, студент чакларны искә алып утыра торган гадәт бар безнең. Барыбыз да Казанда урнашып калгач, һәрберебезнең кул астында интернет та булгач, әллә ни озак җыелып йөрисе дә юк. Очраштык, җыелыштык та, башкалар сөйләшеп утырган арада мин, төркемнән аерылып, туңдырма алырга кибеткә кереп киттем. Көне буе ашамагач, туңдырма белән тамак ялгап алырмын, дип уйладым. Кибеттән чыккач, инде алгарак киткән төркемдәшләремне куып җитәргә туры килде. Эскәмия башында калган сумкам турында бөтенләй онытканмын.

Бакчагызны күршеләр бүлмәсен!

Бу маҗара узган ел көзлектә башлана. Җизнәсен җирләп кайткан Әнвәр абый 20 ел буена бәрәңге утырткан җиренең ниндидер казыклар белән бүленгәнен күреп гаҗәпкә кала. Бу ни хәл? Авыл җирлегенә шалтыраткач, аңа яңалык җиткерәләр: ул җирне башка кешеләр үзенә терки икән. Кемнәр дисәң – күршеләр.

Әнвәр абый Сөнгатуллин бирегә күчеп килгәндә, ул җирләр ташландык була. Тупыллар, Америка өрәңгесе, куаклар үсеп утырган, чүплеккә әйләнә язган тау-ташлы җирне ул әкренләп эшкәртә башлый һәм бәрәңге утыртырга яраклы хәлгә китерә.

Арзан дип алданмагыз!

Кибетләр буйлап йөрергә вакыт юк. Гомумән, көннәр буе кибет киштәләре карап йөрүчеләрне аңламыйм. Иң яхшысы – анда барганчы ук нинди товар сатып аласыңны, аның бәясен ачыклап бару. Өч тиенлек товарны биш сумга сатып алып, соңыннан үкенерлек булмасын. Моның өчен, күптәннән интернетка мөрәҗәгать итәм. Аның белмәгәне юк. Әйтик, телефон алырга кирәк ди. Беренче эш итеп, интернет аша, таләпләремә туры килердәй телефон маркасын сайлыйм. Фотокамералы, яхшы динамикалы, чыдам… Берничә телефон арасыннан сайлый алмый аптырасам, башка кулланучыларның кайтавазларын укыйм. Һәм, ниһаять, бер карарга киләм. Хәзер инде шул телефонның кайсы кибеттә ничә сумнан сатылуын гына карап чыгасы калды. Анысын да һәр кибетнең рәсми сайтыннан табарга мөмкин.

Күптән түгел генә, шул ук эш схемасы белән, күзлек урынына, контакт линзалар сатып алырга булдым.

Акчасыз – тормыш файдасыз

Сезгә Азнакай районы Бүләк, Сөендек һәм Сарлы авылларында яшәүчеләр яза. Язуыбызның сәбәбе: түземлек дигән әйбер бетә башлады. Авыл халкына болай да авыр, инде бөтен яктан кысалар. Җыелган үпкәбез күп. Безнең авыл халкы электән үк иң түземле, эшчән, тату иде. Авылларыбыз ямьле Ык елгасы буенда Башкортстан республикасы белән янәшә. Элек тормышыбыз да табигатебез сыман иде, матур, шау-гөр килеп яшәп ята идек. Бүгенге белән узган еллардагы тормыш – җир белән күк аермасы.

Иң борчыганы – киләчәктә терәк булырга тиешле балалар. Урта белем бирүче мәктәп Сарлы авылында урнашкан. Сөендек авылыннан 2 чакрым арадан 15тән артык бала, Бүләк авылыннан 4 чакрымнан 25тән артык бала һәр көнне, елның нинди фасылы, нинди көне булуга карамастан – иртән дә, дәресләре беткәч тә, юл кырыеннан тезелешеп, җәяүләп кайталар.