Апрель 2011 аеның архивы

Суда яшәүче ветеран

Быелгы ташуда елгалар ярыннан чыгар дип көткән идем. Шул ташуны күрер өчен генә авылга махсус кайттым. Кеп-кечкенә инешебез дә язгы ташу вакытында Зөя елгасы кадәр булып җәелә торган иде. Заманында атларны да агызган ташулы инеш бит ул. Быел исә кыска кунычлы резин итек белән дә икенче ярга чыгарга мөмкин. Ташу бөтенләй булмаган. Әле җитмәсә, сусаклагычка да су җыела алмый ди. Узган елгы корылыкта җир шулкадәр коргаксыган, күрәсең, туң булмау сәбәпле, бөтен кар суы җиргә сеңгән.

Аның каравы, Казан шәһәренең кайбер урамнарына моторлы көймә җибәреп була иде быел. Арттырып әйтүем түгел! Мәсәлән, Проезжая урамында яшәүче Рәисә апа Даутованың өенә эләгү өчен, быел да билдән су ерып керергә кирәк булган.

Татарча сөйләшәбез

Апрель башында ук Сарман районыннан бер танышым шалтыратып: “Быел да татарча сөйләшәсезме соң?” – дигән сорау бирде. Инде алтынчы ел рәттән уздырылучы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе турында сорый ул. Быел да “Татар-дозор” уены, Бауман урамында яшьләр өчен гала-концерт оештырылачакмы, дип кызыксына.

– Сөйләшәбез! Әле быел сөйләшеп кенә калмыйбыз, сөйләштерәбез дә, – дидем.

“YZЕБЕZ” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре Форумы оештырган бу акция елдан-ел камилләшә һәм киңәя бара, аның мәртәбәсе үсә. Әйтик, быел ул берничә этаптан торды. Интернетта татарча аралашуны пропагандалау максатыннан, 20-26 апрельдә “Интернет татарча сөйләшә!” акциясен оештырдылар.

“Метроэлектротранс” йорттан куа!

Узган елны МУП «Метроэлектротранс» оешмасы безнең йортта җыелыш ясап, безгә «алтын таулар» вәгъдә итте һәм үз карамагына алды. Җәйгә капиталь ремонт ясаячаклар, озак яшәгән кешеләргә прописка да булачак, имеш. Шунлыктан, барыбызның да исемлеген алып, документларның күчермәләрен җыйдылар. Ә аннан соң 2 ел эчендә җыелган бурычны шул кешеләргә урталай бүлеп, безгә зур суммалы уведомление өләштеләр. Кыска гына срок эчендә без бу сумманы түләргә, ә түләмәгән очракта бүлмәне бушатырга тиеш булабыз икән.

Сыерлар “курорты”

Татарстан Австралиядән 5 мең баш савым сыеры сатып алырга җыена. Моңа кадәр 2008 елда Апас районының Кормаш авылына шундый 1240 баш сыер кайтарылган булган инде. Бу хакта без газетабызның узган санында язган да идек. Теманы дәвам итеп, Кормаш авылындагы «диңгез арты сыерларының» тормыш-көнкүрешен карап кайтырга булдык.

Айдар Галимовның “башын ватмыйбызмы”?

(Эксклюзив интервью)

Эстраданың беренче баскычын кемгә бирер идегез, дип сорасалар, ул урынга, һичшиксез, Айдар Галимовны куяр идем. Егерме ел сәхнә тотып, күпме көч куйганы, бар тормышын тамашачыларына багышлаган өчен генә дә түгел… Әнә шул вакыт эчендә, үз-үзен югалтмыйча, эстрадабызда иң гади, иң рәхмәтле, кешелекле һәм һәрчак көчле уңай энергетикалы Айдар булып кала белүе өчен! Бәлки шуңадыр, нәкъ менә аның 86%тан күбрәк тавыш җыеп, Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутат итеп сайлануын белгәч, гаҗәпләнмәдем дә. Тырыш кешене халык күрә, бәяли белә ул. Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты булган Айдар Галимовның гастрольләр графигына тагын бер эш өстәлде, димәк. 15-16 апрельдә Казанда булачак концерт­ларына әзерләнеп йөргәндә, кылны кырыкка ярып йөргән чагында, мин дә аңа үз сорауларымны биреп калырга ашыктым.