Февраль 2011 аеның архивы

Әбигә дә урын табылды

“Әнигә өебездә урын юк” язмасында килене һәм улы тарафыннан урамга куып чыгарылган Гөлбәгъдә әби турында язган идем. Ул кемдә туры килсә, шунда кунып, нәрсә бирсәләр, шуны ашап, көн итәргә мәҗбүр. Килене куып чыгаргач, Балтачта киленнең апасында яшәгән. Ә без хәлен белергә баргач, Гөлбәгъдә әбине Югары Шубан авылында яшәүче Вафия апа Хәйретдинова фатирында эзләп таптым.

Арча районы Мирҗәм авылындагы бу хәлләрне Апаз авылы җирлеге башлыгы Ринат Садыйков ничектер хәл итәргә сүз биргән иде. Менә узган атнада үзе үк шалтыратып, соңгы яңалыкларны җиткерде.

Сугышта булдыңмы? Дәлиллә!

Шатлыгын да, кайгысын да, тормыш мәшәкатьләрен дә, аларны чишү юлларын да – барысын да безнең белән уртаклаша укучыларыбыз. Язмаларыбыз ниндидер кызыксыну уятканда да үз фикерен әйтергә, үз тормыш тәҗрибәсе белән бүлешергә ашыга алар. Мәсәлән, “Һәр ветеранга фатир?” язмасы басылгач та, бер укучыбыз шалтыратып, үзенең дә шундый ук хәлләргә таруын һәм ахырдан үз дигәненә ирешүен әйтеп шатландырды. Хәтерләсәгез, ул язмада Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Нургаяз Юнысовка фатир бирмәүләре, торак мәйданы яшәү өчен җитәрлек дип табулары турында язылган иде.

Анага дошман… баласы

Нинди чорда яшибез? Ана – баланы, бала ананы белми. Ахырзаман билгеләренең берсе бит бу. Күптән түгел генә редакциягә Питрәч районыннан Закирә апа шалтыратты. Баласы белән бергә йорттан куылган 28 яшьлек хатын һәм аның әнисе турында сөйләде ул безгә.

Закирә апа аларга бөтенләй чит-ят кеше булса да, урамга “сөрелгән” Гөлнурны һәм аның 2 яшь тә 4 айлык баласын үзенә керткән. Кеп-кечкенә тулай торак бүлмәсендә хәзер алар җиде кеше яшәргә мәҗбүр. Газетага да зарланып түгел, ә шушы хатынга ничек тә булса ярдәм итеп булмасмы дип мөрәҗәгать итте ул.

– Гөлнур – Диләрәнең беренче иреннән тапкан баласы, – дип сөйли башлады Закирә апа. – Хәзер ул башка ир белән яши һәм аның тагын 4 баласы бар. Базарда эшләгәч, кешене беләсең. Диләрә дә килеп, еш кына иреннән зарлана иде.

Таһир Асылгәрәй: “Халык гади җырлар тыңламый”

Тулы исеме: Таһир Хаҗинур улы Асылгәрәй;

Туган урыны: Башкортстан республикасы, Туймазы районы, Кыска-Елга авылы;

Йолдызлыгы: үлчәү;

Белеме: Уфа дәүләт медицина институты, Музыка училищесы;

Гаилә хәле: өйләнгән (улы һәм кызы бар);

Ярата: балык тотарга, көз төсләрен, учакта пешкән бәрәңге;

Яратмый: икейөзле кешеләрне, суык көнне, сәясәтне.

Иж-Бубый мәктәбе – инкыйраз символы?

Оптимизациянең тәүге дулкыннарын хәтерлим. Ике-өч ел элек Яшел Үзән районыннан бер төркем ата-ана газетабызга хат язып салган иде. Татар сыйныфлары бетерелүгә, оптимизациянең татарларга каршы эшләвенә ләгънәт укып язылган бу хаттан соң да әлеге темага бер тапкыр гына әйләнеп кайтмадык. Хәзер дә адым саен бер сүз: татар мәктәпләрен ябалар. Кайбер чыганаклар буенча республикабызда соңгы өч ел эчендә ябылган мәктәпләр саны инде 175кә җиткән. Шулар арасында рус мәктәбе дигәннәре бер кулдагы бармаклар санына да тулмый. Димәк, гомер буе мәгърифәтчеләре белән дан тоткан татар милләте бердәнбер көнне мәктәпсез калырга да мөмкин. Мәктәпсез кала икән, димәк, телсез дә кала.