Сентябрь 2010 аеның архивы

“Умартачы бал кортыдай эшләргә тиеш”

Менә тел өстеңә сал да татып кара, төере бармы, юкмы? Кәрәз чүбе түгел, ә нәкъ менә балның төере хакында сорыйм… Төерле булмаса, бал чын була. Ул йомшак, шома, әчкелтем булырга тиеш.

Дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, татлы хыял дөньясына чумдым. Әнә шулай итеп быелгы, яңа аертылган бал ашаттылар миңа күптән түгел. Чынын ялганыннан аерырга, балда ачы тәм тоемларга өйрәттеләр.

Базар буйлап

Казанда ярминкәләр дәвам итә. Ялларда шуларны әйләнергә, авыл халкы хезмәте күпме торуын бәяләп кайтырга булдым. Белоруссия бәрәңгесе дип бар мәгълүмат чарасы шар яра иде, дөрес сөйлиләр икән. Шул якларның “икенче икмәген” 17 сумга сатып алырга мөмкин.

Язмышың уч төбендә…

“Матурым, бир кулыңны, язмышыңны сөйләп бирәм”, – дигән тавышка уянып киттем. Каршымда чегән хатыны басып тора. Куркып, алдымдагы сумкамны барладым, ярдәм сорарга җыенгандай, тирә-якта утыручыларга күз салдым. Кеше күп – куркыныч түгел, димәк. Сумкам да урынында. Эх, мин әйтәм, шундый ваемсыз рәвештә вокзал уртасында йоклап утыр инде. Ирексездән, ишекләрен күз алдымда ябып китеп барган электричканы каһәрләдем. Тик ни мәгънә?!

ҺӘР ҖАН ИЯСЕ – ҮЗ УРЫНЫНДА ПАТША

Ачуым килеп кайттым да берничә көн шушы темага кире әйләнеп кайта алмый йөрдем. Җенемне кабат кузгатмас өчен. Әллә нинди кешеләр бар инде җир йөзендә, билләһи. Үзен җир кендеге дип уйлап, башкаларны бөтенләй кешегә санамыйча яшәүче дә, теленә ни килсә, шуны кычкыручы да, үз артыннан ялындырып йөрергә яратучы да, җир йөзендә иң акыллы кеше булуына чын күңелдән ышанучы да… Әле кайберәүләрдә шушы сыйфатларның барысы да булырга мөмкин икән! Менә анысында инде “Көлкеханә” тапшыруы ял итә.

КӨН ДӘ БӘЙРӘМ, КӨН ДӘ ТУЙ…

Русиядә һәркөн бәйрәм дип белмичә әйтмиләр икән. Бер дустым белән тәүлек ярым вакытыбызны шул бәйрәмнәрне барлауга багышладык. Эшебезнең нәтиҗәсен күреп ис китте. Әйтик, сентябрь аеның дүрт кенә көне бәйрәмсез калган…