Июль 2010 аеның архивы

САБЫРЛЫККА МӘДХИЯ

Кайчандыр легендар җырчыбыз Флера Сөләйманова хакында бер язма укыган идем. “Флера ханым – олыгайган көнендә дүрт балалы иргә кияүгә чыгып, аларны тәрбияләп үстергән изге җанлы, батыр хатын-кыз”, – дигәнрәк юллар бар иде анда. Тагын бер шуңа охшаш язмыш белән танышкач, бу сүзләр күңелдә кайтаваз булып яңгырады.

ПИТРАУ НӘРСӘ ДӘ, САБАНТУЙ НИ?

“Җәе әллә нинди булды шул, айдан артык яңгыр яуганы юк. Быел Питрау да булмый икән дип сөйлиләр…” Кукмара базарында йөргәндә бер апаның шулай дигәнен ишетеп янына килдем.

–           Корылык булганга үткәрмиләрмени?

ХАҖДАН АКЧА ЯСАМАГЫЗ!

Хаҗ Аллаһы Тәгаләгә итагать кылган иң дәрәҗәле гыйбадәтләрдән санала, чөнки ул – Ислам диненең бишенче баганасы. Аңа алдан ук хәзерләнеп, матди һәм рухи яктан ныгыганчы ук, күпләр әлеге сәфәр турында мәгълүмат туплый башлыйдыр. Игътибар итәсездер, матбугат чараларында төрледән төрле туристик фирмалар, агентлыклар, хаҗ сәфәренә алып барабыз дип, берничә ай алдан реклама ясый башлый. Монда да базар законнары дип кем уйлаган: кемдер алдый, кемдер алдана. Хәтта хаҗ сәфәре дә коммерциягә нигезләнгән, килде-китте бер сәяхәт кылуга әйләнеп бара икән ләбаса.