Март 2010 аеның архивы

МӘХӘББӘТ ТАШУЧЫЛАР

Арчага концертка чакырдылар бит әле. Моң-зар тулы хатлар өелеп килсә дә, концертка дип чит районга чакырган кеше юк иде моңарчы. Шатланып риза булдым.

“Бездә атна саен концерт, аптырамагыз. Телисез икән, атна саен килегез”, – дип шаяртты бер арчалы. Баксаң, әлеге районның предприятие, оешма һәм учреждениеләре, авыл җирлекләре чиратлашып концерт куя, шулай үзара ярыша икән.

ЧУАШСТАНДА ШУНДЫЙ “ДӘҮЛӘТ” БАР…

Күрше тавыгы да күркә булып күренә, диләрме әле?! Күптән түгел генә күрше Чуашстанның кайбер авылларын гизеп, шаклар катып кайттым. Юк, тавыклары күркә кадәр димим. Ә менә авыллары авыл төсле генә түгел. Чуаш “утравында” череп баеган татар авылларын күздә тотып әйтүем.

Чуашстандагы татарлар яшәп тә күрсәтә, җәмәгать!

“ИДЕАЛЬ ХАТЫН ТОКМАЧ КИСӘ”

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген…

Менә ул, менә, ниһаять… Календарьдагы тагын бер кызыл көн. Аның буявы тагын да кызылрак, башкалардан аерылып, кычкырып торадыр кебек. Монысы инде җирдәге иң матур, нәфис, акыллы, хәйләкәр, кайгыртучан, кыскасы, иң-иң шәп кешеләргә, ягъни хатын-кызларга багышланган бәйрәм.