Март 2010 аеның архивы

БОЛГАТАЛАР ДӨНЬЯСЫН…

Кайтып керсәм, әбием телевизор каршында елап утыра…

–            Шундый нечкә күңелле булырга ярамый инде. Тагын һинд киносы карап утырасыңмы, әби? – дидем ачулангандай итеп. Шул әбекәемнең юктан да елавына, бар дөнья мәшәкатьләре өчен ут йотып, вак-төяк гаделсезлекне дә күңеленә авыр кабул итүенә тыныч карый алмыйм. Җитмәсә, мине дә шундый итеп тәрбияләде бит.

БОЗЫК ШАУРМА

“Мин мөселман, алдамыйм”, – дия-дия күзгә карап ялганлап, бозылган ризык сатып ятучыларны күп күрдем инде. Ә күптән түгел генә шундый мактап сатылган “свежий” ризыктан иптәш кызым агулана язды. Шунысы кызганыч: бу товарны сатучы чит ил “кунагы” гына беркем алдында да җавап тотарга җыенмый. Әле, киресенчә, цензура аркылы үтми торган сүзләр әйтеп, безне үк сүгә, кычкыра… Әйтерсең ул түгел, ә без килеп, аны әчегән шаурма белән сыйлаганбыз.

САУ БУЛ КЫШ, САУМЫ ЯЗ!

Сыерчыкларын күргән булмаса да, кара каргалар кайткан инде. Шул каргаларны күргәч тә күңел күтәрелә. Юкса әллә ни искитәрлек җирләре дә юк бугай. Тышта буран котыруына карамастан, шуларны күрү белән күңелгә яз оялый. Ул буранның да ниндиләре генә юк. Карганыкы, сыерчыкныкы, март бураннары… Нинди генә булса да, язныкы ич. Булмагае шунда.

КАРАКЛАР ОЯСЫ

Сөйләшеп торган булалар тагын. Ата-бабаларыбыз бу хакта әллә кайчан әйтеп калдырган юкса: “Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре”. Кемнең кулында, шуның авызында, дигәнен дә ишеткәнегез бардыр. Торалар да ришвәтчелек, коррупция белән көрәшәбез дигән булалар. Көрәшеп торырга түгел, алган кешенең шул кәкре җирен генә юкка чыгарырга кирәк. Проблеманы төбе-тамыры белән юкка чыгару дип атала бу.

БУЛАЧАК ДЕПУТАТ ЮЛ ЯРА

Кич. Эштән кайтырга чыктым. Күпкатлы йорт каршында җыелган халык артык шау-шу тудыруы белән игътибарны җәлеп итте. Ирексездән шул якка атладым. Уртада басып торган яшь кенә иргә бер төркем кеше: “Рейдер”, “Без сезне чакырмадык”, “Халыкны талаучылар”, – дип кычкыра, аны “ераккарак” юллап, бу йорт яныннан куа иде.