Декабрь 2009 аеның архивы

“ТАНЫЛУ АРТЫННАН КИЛМӘДЕМ”

Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев традицияләрен дәвам итүче, озын көйләрне дә җиңел генә башкарып, яшьләрнең генә түгел, олы буын вәкилләренең яраткан җырчысына әверелгән Филүс КАҺИРОВ исеме көннән-көн ешрак яңгырый. Башка эстрада вәкилләреннән “Синең үзенчәлегең нидә?” дип сорыйсы килсә, Филүсне тыңлаган кеше ул “изюминка”ны үзе эзләп таба. Бу халыкчанлык. Андый тавыш, аның кебек талант иясен яшьләр арасында беренче күрүем.

“БЕР КҮРЕШЕР ӨЧЕН КИЛДЕК БЕЗ”

Арулармысез, карендәшләрем! Шунда барып кайтканнан бирле, һәркем белән шулай исәнләшәсе килә.

Телемнән керәшен җырлары төшми:

Безнең ил – сандугач сайрар җир лә,

Безнең ил – уйнар-көләр җир.

Бик булдыра алмасам да, теләсә-нинди көйгә дә чабата биюе биеп карыйм.

“БОМБА”НЫ КЕМ КУЙГАН?

Татар яшьләренең күңел ачу, аралашу, эстрада йолдызлары, танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру урыны булган “Шәрык клубы”нда тагын бер яңалык. Анда “бомба”… эзләгәннәр. Кемдер шаяртып кына милициягә шалтыраткан да Татар иҗтимагый үзәге бинасына куелган шартлаткыч турында хәбәр иткән. Ул шалтыратучы “шаянны” да жәллим инде, “ялган чакыру” турындагы маддәне белми, ахры.

ИТЕК-ЧИТЕК СЕРЛӘРЕ

Инде кышка чыктык дип, аяк киемнәрен барлап утырам. Менә бу коңгырт сапогины базардан алганга дүрт ел инде. Студентның стипендиясе шуннан артыкка җитмәгән, күрәсең. Инде яз-көз шуны сөйрәп туйдырган, шулай да берни булмаган үзенә. Ташларга да кызганыч. Ә бу карасын әле узган ел гына кибеттән алган идем, инде бер урынын тектерергә туры киләчәк. Ат бәясе иде бит әле үзе, хәерсез!

ОНЫТМЫЙБЫЗ!

“Олы фуражкасын кыңгыр салып килеп чыгар да шигырь укып җибәрер төсле”, – дип искә алды аны дуслары. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелегендә бер төркем язучы, шагыйрь 26 ноябрьдә Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләм каберен зыярат кылды. Шунысы шатландыра: бу вакыйга күркәм бер традициягә әйләнеп бара.