Октябрь 2009 аеның архивы

САКЛАНГАННЫ САКЛЫЙ…

Ашарга утырганчы кулыгызны юарга онытмагыз дисәм, таптың әйтер сүз диярсез микән инде? Без түгел, нәни бала да белә анысын, дип тә өстәрсез әле. Әйтсәгез әйтегез, әмма юыгыз, яме! Казан милли-мәдәни үзәгендә булган фәнни конференциядән соң, балачакта юмыйча ашаган кишерләр өчен дә курка башладым инде. Организмымда берәр микроб-фәлән кысылып калмаганмы дип…

ТАРИХНЫ ҖУЙМАУЧЫЛАР АВЫЛЫНДА

Бу авылга килеп эләккәч, тирә-ягыңа күз саласың да, ирексездән, бу ничәнче ел дип сорыйсы килә башлый. Әйтерсең вакыт машинасы сине ерак үткәнгә илтеп аткан. Таралып урнашкан йортлар феодаллык чорын искә төшерсә, кара мунча, көтү-көтү казлар, көянтә-чиләк тотып чишмәгә йөрүче кызлар – бар да мин тарихтан гына укып белгән елларны хәтерләтә.

“ИДЕЛ”ДӘ БУНТ

…Борын заманда түгел, хәзерге чорда, яшәгән ди, булган ди бер журнал. “Идел” исемле әлеге журнал татар дигән әллә горур, әллә мактанчык, әллә таркау халыкның тел тоткасы, әдәбиятын яктыртучы матбугат чарасы булган, имеш. Дөрес, тиражы әллә ни афәрин кычкырырлык булмаган үзе, әмма соңгы елларда ул популярлашып киткән. Эчтәлеге, дизайны камилләшкән. Әллә кайчан чыккан журналлар бүгенге номерларга карап тел шартлата икән.

ЮЛӘРЛӘР КИМИ

Русиянең ике төп бәласе бар: юллар һәм юләрләр, дияргә яратабыз. Гоголь әйтеп калдырган бу сүзләр әле дә актуаль һәм әлеге теорияне исбатлап ерак йөрисе дә юк. Урамга чыксаң, ватылган асфальтка тап буласың. Иртән шыплап тулган маршруткага утырсаң, икенче бәланең дә ерак йөрмәвен аңлыйсың.

АКЛЫ-КАРАЛЫ МУНЧА

Хәзер байлар кара мунча салдыра башлаган икән, искелеккә кайтып барабыз, – дип сөйләде бер танышым. Дөрес, ул мунчаның нинди булуын бик озак аңлатырга туры килде аңа. Халык әкиятләрендә бу атрибут еш искә алына үзе, әмма мин аны шул әкияткә сеңеп калган искелек итеп кабул итә идем. Бүгенге сауна, джакузи заманында да кара мунча белән очрашырга туры килер дип кем уйлаган.