Июль 2009 аеның архивы

СТУДЕНТНЫ КӨЗЕН САНЫЙЛАР

Кичәге мәктәп укучысы, бердәм дәүләт имтиханын тапшырып сертификат алуга, югары уку йортына “үрмәли”. Күпчелек абитуриент югары уку йортын сайлаганга күрә, шулай диюем. Техникум, училищеларга укырга керергә теләүчеләр быел бигрәк тә кимегән икән. Килгәннәрен исә биш куллап каршы алалар. Кыскасы, күпчелектән калышмыйча, Казанның югары уку йортлары буйлап сәяхәткә чыгып кердем. Төп сәбәпчесе дә – быел мәктәпне тәмамлаган сеңлем. Бер көн эчендә дүрт-биш уку йортына документ тапшырып кайтырбыз дигән ният белән, иртән үк юлга чыктык.

БДИ хакында ЧЫН ДӨРЕСЕ

Мәктәпне тәмамлавыма биш ел тулды. Мин аттестат алган 2004 елда бердәм дәүләт имтиханы дигән куркыныч сүзтезмәне әле беркем ишетмәгән, күрмәгән иде. Сыйныфларга җыелып имтихан тапшырабыз да шулар нәтиҗәсендә аттестатка билге төшерәләр. Шуның белән хуш, сау бул, мәктәп! Көне-төне имтиханга әзерләнүемне дә хәтерләмим. Ә менә мәктәпне быел тәмамлаган сеңлем өч ел буе шул чыгарылыш имтиханына әзерләнде.