Июль 2009 аеның архивы

ШУХЫР-МУХЫР

Өч яшьлек энемнең иң яраткан уенчыгы – мобиль телефон. Әнисенә ничек шалтыратасын, телефонның кайсы төймәсенә басып, шалтырауны ничек кабул итәсен, ни рәвешле сөйләшәсен белә. Шундагы уеннарны уйнап туйганга, алар аңа кызык түгел инде. Кулыңда яңарак модель телефон күрсә, талап алырга да күп сорап тормый. Кыскасы, телефон – энемнең иң якын дусты.

ТАБЫШМАК

“Галиәхмәт бабай сугыштан имгәнеп кайтты. I группа инвалид. Ул урын өстендә генә ята, йөри алмый. Аңа инде 86 яшь. Җитмәсә, ике бүлмәле фатирда япа-ялгыз. Карчыгы үлгәнгә өч ел, ә балалары булмады. Дөрес, ярдәм итәргә теләүче тиз табылды үзе. Фатир әйбәт бит!

ПЕЧӘН ТӘМЕ

Журналист язудан башканы белми, белмәгәнне сөйләмә, диярсез микән? Их, җәмәгать, белмәсәм иде мин ул печән басуын… Үземне кигәвеннән талатып, печән әйләндереп йөрмәсәм икән! Әби әйтмешли, шәһәрдә яшәп, авылны мактап кына ятар идем. Ә балачактан бирле һәр җәйне печән басуыннан кайтып кермәгәч, сөйләмичә булдыра алмыйм.

ТАТАРЧА КИНОНЫ АЗӘРБАЙҖАННАР ТӨШЕРӘ

“Сәнгатьнең иң мөһим юнәлеше булып безнең өчен кино тора”, – дигән Ленин. Килешәсездер, аның сүзләре бүген дә актуаль. Аеруча Татарстанда.

Бер ел чамасы элек, азәрбайҗан режиссеры яныма килде дә: “Татарстанда татарча кино булдырасым килә. Иҗади яшьләрне бушлай укытып, режиссура сәнгатенә өйрәтсәм, бергәләп кино төшерер идек, – диде. – Иҗади яшьләрне барларга булыш әле”. Дөресен генә әйткәндә, аның ихласлыгына ул чакта бик ышанмадым.

ПИТРАУ ДИГӘННӘН…

Бөтен черки-кигәвене, колорадо коңгызы, чүпле бакчасы, печән өсте мәшәкате, хисапсыз бакча эшләре аша да яратам мин җәйне. Корткыч бөҗәкләрне, эш-мәшәкатьне искә алуым юкка гына түгел. Кешенең – кимчелеген, ел фасылының авырлыгын күреп яратсаң гына, яратуың ихлас була бит ул.

Җәй дигәннән… Инде анысы да узып китте. Питрау үтте – җәй бетте, ди халык.