Июнь 2009 аеның архивы

АЗӘРБАЙҖАН ХАЛКЫ ЯХШЫМЫ, НАЧАРМЫ?

“Читтән килгән “кара халык” Казанны басты”, – дигән ах-зарны базарга барган саен ишетеп кайтасың. Шәһәрнең кайсы почмагына күз салсаң да, шуларның берәр “вәкиле” үз бизнесын гөрләтеп ята. Хәләл кафелар, базардагы җиләк-җимеш, кием-салым сату нокталары, төзелеш фирмалары – барысы да диярлек алар кулында. Нигәме?

АП-АК РӘХМӘТ

Без туган мизгелдән гомеребезнең соңгы минутына кадәр алар янәшә атлый. Фәрештәдәй безне озата килә. Алар – иң мәрхәмәтле, шифалы, пакь һөнәр иясе. Ялгыш әйтәм бугай, бу хәтта һөнәр дә түгел, ә гомер буе халыкка хезмәт итү. Әйе, төшенгәнсездер, медицина хезмәткәрләре хакында әйтүем. Русиядә Медицина хезмәткәрләре көне июнь аеның һәр өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә.

САБАНТУЙ МАРАФОНЫ

Рекорд суктым быел. Өч көндә биш Сабантуй карадым. Кем уйлап чыгарган әкияттер, бер-ике көндә бөтен Сабантуйларны “уптым” уздырып җибәрдек. Күпләп алган әйбер очсыз булган кебек, бу бәйрәмнәр дә узган елгы белән чагыштырганда күпкә очсызга төште. Ничекме?

“ВАМИН”сыерлы кешегә сөт сата яки НАТУРАЛАТА ТҮЛӘҮ

Мәзәк түгел, мондый сөйләшү ишеткәнегез бармы: – Кара әле, син күпме хезмәт хакы аласың? – Ике тартма сыр, егерме биш майонез, ун килограмм сыер мае…

Татарстан тулаем диярлек “Вамин” бияләе эчендә булганга, мондый әңгәмәне тиздән бар җирдә ишетеп булачак. Әйткән иде диярсез! Исерекләр акчаны аракы исәбеннән чутлаганда, берәүләр сыр, майонез белән хисаплый башлаячак. Мәсәлән, Арча районында хезмәт хакы темасын хәзер шулай ачып салганнарын үзем ишетеп кайттым.