Июль 2008 аеның архивы

АРИФМЕТИКА яки Казанда ял итү күпмегә төшә?

Җәйнең соңгы ае – август ишек кага. Ял итеп калырга өлгерер чак. “Пролетариат” нәкъ шушы вакытта отпуск алырга ярата. Студентлар июльдәге кызу практикадан соң каникулга тарала, укучылар ялының да иң рәхәт чагы… Бакчадагы вак-төяк эш үткәндә калып, җиләк-җимеш җитешкән чак, җәй белән саубуллашу ае бит ул август.

Кемдер диңгез ярын сайласа, гади авыл баласы әллә кая китә алмый. Хәтерлим: кечкенә чакта, Казан каласын күреп кайту да зур бер вакыйга була иде минем өчен. Әтием һәр җәйне, ике кулына ике кызын җитәкләп, шәһәр белән таныштырып йөрде. Анысы ерак үткәндә… Хәзер Татарстан башкаласы белән шундый “танышу” күпмегә төшә икән, шуны санарга булдым.

ШАМИЛЛӘР Шрёдерга, МӨХӘММӘТЛӘР Меркельга әйләнмәсен…

Туган тел кадерен читкә чыгып киткәч кенә аңлыйсың. Татар моңы, әдәбияты, хәтта өчпочмаклары җитми башлый. Кайчакта шул бер өчпочмак исе өчен генә дә ярты Германияне сатып җибәрерлек булам…

(Венера ВӘГЫЙЗОВА)

КЕМ ГАЕПЛЕ? “Куяннар”мы, директормы, әллә бухгалтермы?

Хөрмәтле “Безнең гәҗит” редакциясе. Сезгә “Кукмор-Транс” җәмгыяте эшчеләре хат яза. Аптыраганнан сезгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Яңа директор Нияз Хамматович эшли башлагач, җиңел сулаган идек. Ләкин аның йомшаклыгы аркасында безнең хөрмәтле баш бухгалтерыбыз Закирова Альбина һәм диспетчерыбыз Мостафина Асия ханымнар аны ничек тели, шулай “әйләндерә”.

САБЫЙЛАРНЫҢ ГОМЕРЕ – АРМИЯ ДИГӘН БӘЛА!

Бүген армия хәсрәт урыны итеп кабул ителә. Газеталар шул хакта яза, телевизор һаман шуны күрсәтә, радио гел әлеге афәтне “чәйни”. Файдасы бармы? Юк! Булса, гел бер үк “басу” сукаланмас иде. Ул теманың актуальлеге дә ташка үлчим бит инде хәзер. Табутта кайткан солдат белән укучыны шаккаттырам димә. Чөнки бар газетада да әлеге дә баягы хәбәр. Ә ул бала кемнеңдер газизе, йөрәк парәсе, шатлыгы-юанычы. Инде менә кайгысы да… Гомер буена бетмәслек кайгысы.

АЛМАЗ ХӘМЗИН КЫЗЛАР ЯРАТА

«Шәрык» клубында узган пәнҗешәмбе тагын бер шәп, әкәмәт, искиткеч кызык очрашу булды. Кунагы нинди – очрашуы шундый. Ә кунак Алмаз Хәмзин иде. Кичәне бар вак-төяге белән сурәтләүне кирәк дип тапмыйм. Әңгәмә барышындагы сорау-җаваплар аша да очрашуның ни дәрәҗәдә кызык үтүен аңларга мөмкин. Өстәвенә, Алмаз абый сөйләгән мәзәкләр кичәне тагын да җанлырак итте.