Июнь 2008 аеның архивы

ЯЛГАН МӨСЕЛМАНЛЫК

Әти-әнидән яшерен рәвештә никах укыту студентлар арасында киң таралды. Гади мәсьәлә бу хәзер. Мәчетләрнең битарафлыгы да шаккаттыра. Ахырдан бу никахларның күбесе бертөрле тәмамлана. Өч мәртәбә талак кычкырасың да, вәссәлам. Я булмаса, үзен мөселман дип атап, Коръәнгә бөтенләй сыешмаган гамәлләр кылып йөрүчене мөселман дип атап буламы? Намаз уку гына мөселман дигәнне аңлатамы? Әллә, иң беренче чиратта, күңел пакьлеге булырга тиешме? Кыскасы, күп язмышлар белән танышканнан соң, башымда һаман шул мөселманлык мәсьәләсе бөтерелә.

ПӘРӘВЕЗГӘ ЭЛӘКМӘ!

«Мин дә эләккән идем ул пәрәвезгә. Ләкин, бар көчемне туплап, аннан качтым, әле җитмәсә тагын берничә кешене коткарып та калдым. Ышан: аларга бер килеп эләксәң җиңел генә котылырмын димә», – диде Ләйсән. Без аның белән Казан урамында очраклы рәвештә генә таныштык. Кулымда тренинг рекламасын күргәч, ул башыннан үткәннәрне сөйләп бирде.

КОЛЛЫКТА…

Балаларны яклау көне… Бу көннең мәгънәсе хакында акыл кергәннән бирле уйланамдыр, мөгаен. Чөнки балалык елларым бик еракта түгел, ә ул еллар «коллыкта» узган көннәр булып истә калган. Балачагымны шул “батраклык” еллары юкка чыгарды. Минекен генә түгел. Һәм хәзер үземнән яшьрәк буынның язмышы өчен мин дә җаваплы.