Сентябрь 2007 аеның архивы

КОРТКА КАРШЫ… ЗАКОН?

Гөмбә җыярга урманга барган идек. Шундагы бер агачта колорадо коңгызы күреп авып китә яздым. Монда кадәр үтеп кергән бит, хәшәрәт! Агач астындагы үләнне сырып алганнар. Шулай итеп, читтән килгән халык Татарстан базарларына хуҗа булган сыман, бакча-урманнарыбызда колорадо коңгызы хакимлек итә. Бу инде илкүләм афәткә әйләнде бугай. Нинди генә агу сипсәң дә, ике көн үтми, бакчалар кып-кызыл була. Җиләкмени! Җәй буе алар белән көрәш алып барабыз.